ДСКда җиһазларны алыштыру башлана

2012 елның 3 апреле, сишәмбе

“Йорт төзү комбинаты” ААҖы “EBAWE” алман компаниясе җиһазларының беренче партиясен кабул итәргә җыена. Бүген тимер бетон конструкциясен җитештерү өчен кирәк булган яңа җайланмалы автомобильләр Айзенберг (Германия) шәһәреннән чыгып, Яр Чаллыга юл тоткан.

Исегезгә төшерәбез, ДСК ААҖ һәм  “EBAWE” алман компаниясе арасында җиһазлар белән тәэмин итү килешүе 2011 елның 11 маенда имзаланды.

Яңа җиһазларны монтажлау апрельнең икенче яртысында башланачак.  Әлеге эшне “EBAWE” компаниясенең белгечләре җитәкли. Алар эшчеләрне дә өйрәтәчәкләр. ДСКда паллет циркуляциясе линиясен урнаштыру белән бер үк вакытта кассет формаларын монтажлау да башланачак. Алар бер катлы бетон элементларын вертикаль җитештерү өчен кулланылыр дип көтелә. 

Заводны яңарту җитештерүдә тоткарлыклар тудырмас. Модернизацияләү өч елга исәпләнелгән. “ДСК” ААҖның генераль директоры Рәшид Сәйфетдинов әйтүенчә, яңа җиһазлар эшкә керешкәч, йорт төзү комбинаты төзелеш өчен 2 тапкыр күбрәк продукция җитештерә башлар. Яңа төр җиһазлар төрле серия, төрле зурлыктагы йортлар, шулай ук граждан (балалар бакчасы, мәктәпләр, хастаханәләр, сәүдә йортлары) һәм сәнәгать төзелеше өчен әйберләрнең төрле конфигурациясен эшләп чыгарырга этәрәчәк ( эллипсовыйлар, яртылаш түгәрәк).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International