Бүген “Алабуга” ҮИЗ да Роквул завод ачты

2012 елның 4 апреле, чәршәмбе

Бүген “Алабуга” ҮИЗда минераллы җылылык изоляцияле  продукция җитештерүче , Европада иң эре заводларның берсе саналган “Роквул-Идел” ҖЧҖнең ачылу тантанасы булды. Әлеге заводның көче елга 110 мең тонна.

Тантанада РФның икътисади үсеш министры Э.С.Нәбиулина, Дания Короллегенең сзүдә һәм инвестиция министры Пиа Олсен Дюр ханым, ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов, Дания Короллегенең РФсендәге вәкәләтле вакиле Том Рисдаль Йенсен, РФның икътисади үсеш Министрлыгындагы үзенчәлекле икътисади зона  һәм проектлы финанслау Департаменты директоры Д.А.Левченко, “Үзенчәлекле икътисади зона” ҖЧҖнең генераль директоры О.А.Костин, республика министрлыклары һәм ведомства җитәкчеләре катнашты. Чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм тора-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан министр урынбасары Ю.Л.Аляшев катнашты.

“Алабуга” ҮИЗсында “Роквул-Идел” ҖЧҖ заводын эшләтеп җибәрү минераллы продукциянең барлыгыннан 11%ын Россиядә җитештерүгә ярдәм итәчәк. Проект  оешманың җитештерү көчен икеләтә арттыру өчен икенче җитештерү линиясен барлыкка китерү мөмкинлеген дә карый.

01.01.2012 елга оешманың эшләү рәвешендә инвестиция күләме 3,99 млрд. сум тәшкил итә, 154 эш урыны бар.

Хәзерге вакытта “Роквул” компаниясе продукциясен Универсиада спорт объектлары, “ТАНЕКО” ААҖдә, “Президент җитәкчелегендәге Дәүләт торак фонды” НО, “КАМАЗ” ААҖ, “ХИМГРАД”ААҖ һәм башка сәнәгать һәм социаль мөһим объектларны төзегәндә кулланалар.

ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов,  РФның икътисади үсеш Министрлыгындагы үзенчәлекле икътисади зона  һәм проектлы финанслау Департаменты директоры Д.А.Левченко, “Үзенчәлекле икътисади зона” ҖЧҖнең генераль директоры О.А.Костин “Алабуга” ҮИЗның киләчәк үсеше турындагы сорауларны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International