2018 елда Татарстанда сигез бассейн төзелгән. Спорт объектларын сафка бастыруга 1,1 миллиард сум акча сарыф ителгән.
Өсте ябулы йөзү бассейннары республиканың Апас, Әтнә, Югары Ослан, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Теләче районнарында ачылган.
Яңа бассейннар олылар өчен - озынлыгы 25 метрлы, балалар өчен 10 метрлы ванналарны үз эченә ала.
Моннан тыш, яңа спорт объектлары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә җайлаштырылган.