Бүген Дәүләт Советында “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә инвестицион климатны яхшырту буенча Россия Федерациясе Хакимиятендә стратегияләр барлыкка китерү чаралары” дип аталган парламент тыңлаулары булды.Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен һәм торак-коммуналь хуҗалыкны яхшыртуга инвестицияләрне җәлеп итү проблемаларын тикшерүдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республик төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республик төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов, ТРсы Дәүләт комитетының тариф, җәмгыять палатасы, муниципалитетларыннан вәкилләр, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче оешма җитәкчеләре катнашты.
Әлеге чараны ачканда, икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча Комитет рәисе Марат Галеев торак-коммуналь хуҗалык сорауларының парламент өчен мөһимлеген ассызыклады.
Әлеге мәсьәлә турында тагын да төгәлрәк итеп үз докладында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов сөйләде. Ул 2004-2010 елларга Татарстан Республикасындагы торак-коммуналь комплексны модернизацияләү һәм реформалаштыру программасы торак-коммуналь өлкәдәге ситуацияне стабильләштерергә ярдәм итүен билгеләп үтте. Зыянга эшләүче оешмалар саны кимеде, татарстанлылар торак-коммуналь хуҗалык өчен 100 процент түләүгә күчтеләр.Энерго саклаучы технологияләрне кертү һәм фатир саен санау приборлары кую чараларыннан хакимият зур эффект алды.
Капиталь ремонт программасы турында уңай сөйләшү булды. Татарстанда 4 ел өчендә гомуми суммасы 24,7 млрд. сумлык 39.7 млн. кв. метрлы 9 мең 162 күп катлы йорт ремонтланды. Республика халкының яртысы диярлек үзләренең торак шартларын яхшырттылар.
Торак-коммуналь хуҗалыкның хәзерге халәтен тикшергәннән соң, парламент тыңлауларында катнашучылар бүгенге көн тәртибенә куелган мөһим сорауга игътибар юнәлттеләр. Инфраструктура проблемаларын чишү өчен бу бик актуаль. Биш ел эчедә реформалаштыру программасын тормышка ашыру өчен 33 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өчен - 22 млрд. сум. Узган ел өчен генә дә коммуналь комплекс оешмаларына үз чараларына төп фондларны ремонтлау һәм модернизацияләү өчен 2 млрд. сум тирәсе бүлеп бирелгән.
Шулай да, парламент тыңлауларында катнашучылар әйтүенчә, бюджет инвестицияләре җитми, ә оешмалар үзләре мондый чыгымнарны һәрвакытта да үз өсләренә ала алмыйлар.
Бүгенге көндә республика коммуналь инфраструктурасында яңа объектлар төзү һәм модернизацияләү өчен кирәк булган инвестициянең гомуми саны - 93,6 млрд. сум. Иң беренче чиратта, су үткәрүгә - 69,2 млрд. сум һәм җылылык үткәрүгә – 24,4 млрд. сум бүлеп бирергә кирәк. Уртача тизлекле перспектива буеча карасак, 2015-2020 елларда, гомумән алганда, 142 млрд. сум кирәк.
Очрашуга йомгак ясаганда, Марат Галеев дәүләт белән торак-коммуналь хуҗалыкның бәргәләп эшләү мөһимлеге һәм кирәклеге турында әйтте.