Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда Дәүләт Думасы торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык Комитетының “ “Күп катлы йортларны капиталь ремонтлауда финанслау системасын булдыру: яңача якын килүләр, законлы тәкъдимнәр” дигән темага үткәрелгән парламент тыңлауларында катнашты.
Татарстан Республикасы, 2007 елда капиталь ремонт федераль Программасын кабул итү инициативасы белән чыккан иде. Ике ел эчендә 2008-2009 республика капиталь ремонтка бирелгән федераль лимитларны тулысынча үзләштерде һәм торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру буенча бөтен федераль шартларны үтәде.
Ирек Әнвәр улы үз чыгышында, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру Федераль Фонды белән берлектә Татарстан Республикасының ремонт ясап булмый торган объектларны ликвидацияләү, норматив күләмгә күчү һәм күп катлы торак йортларны вакытында ремонтлау, гражданнарның үз чараларына сатып алу механизмын эшкәртү максатларын күздә тоткан проектта катнашу турында карар кабул ителүе турында сөйләде.
Министр И.Э. Фәйзуллин үз докладында финанслау механизмнары сорауларына киңрәк тукталып, халыкның 1 сум чарасына төрле дәрәҗәдәге бюджетларның 1.7 сум чарасы туры килүен әйтте, торак фонды мониторингы системасын төзү буенча эшләр, эшләүче оешмалар сайлау механизмы, материаллар сатып алу һәм эш барлыкка китерү турында сөйләде.
Хәзерге вакытта без региональ фондны статусы һәм финанслау схемасы буенча Федераль законга яраклаштырып үзгәртү соравы өстендә эшлибез, дип әйтте.
Эшләнеп бетмәгән ремонт һәм аны ликвидацияләүнең башка механизмы булмауны исәпкә алып, Федераль Фонд эшчәнлеген тәмамлау регионнарда торак-коммуналь хуҗалык реформалаштыруны туктатуга һәм кире башлангыч хәленә кайтаруга китерергә мөмкин. Акча чараларын кушу ГК – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру Фонды бюджет чараларын җәлеп итүне стимуллаштыра. Ә ул үз чиратында күп катлы йортларда яшәүчеләрдә бер өлешне үзләре финанслауга риза булган программада катнашу теләген уята, дип И.Э. Фәйзуллин үз чыгышын тәмамлады.
Доклад парламентчыларда кызыксыну уятты, министрга сораулар бирелде һәм әлеге тема киләчәктә дәвам ителәчәге билгеле булды.