Татарстанда ел ахырына яңа авыл клублары саны 285кә кадәр артачак

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Агымдагы елда республикада 28 күпфункцияле клуб ачу планлаштырыла, аларның 22се файдалануга тапшырылган инде. Ел башыннан Татарстан районнарында республика программасы кысаларында 22 яңа авыл клубы ачылды. Авылларда декабрь ахырына кадәр тагын алты клуб ачылачак. 2018 елга программа кысаларында инвестицияләрнең гомуми күләме 267,7 млн сумнан артып китә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» МА Татарстан Төзелеш Министрлыгында. "Күп функцияле мәдәни үзәкләр төзелеше китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты белән 50, 100, 200 һәм 300 урынга исәпләнгән типик проектлар нигезендә алып барыла. Проектлар янгын куркынычсызлыгы таләпләрен һәм уңайлы мохит булдыруны исәпкә алып төзелгән», – дип билгеләп үтте министрлыкта. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан башлап, 2012 елда 2017 елга кадәр Татарстанда 257 авыл клубы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, алар республика бюджетыннан 2,6 млрд.сум күләмендә финансландырылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International