Торак базары перспективалары

2012 елның 6 апреле, җомга

Бүген «Prо Город” гәҗите редакциясендә ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексы үсешенең идарә башлыгы И.С.Гимаев, «Арс-Недвижимость» күчемсез милек агентлыгы директоры А.А.Хәбибуллина, «Мегалит» күчемсез милек агентлыгы директоры А.И.Хасбиуллин катнашында түгәрәк өстәл булды.

Катнашучылар икенчел һәм яңа йорлар базарында бәяләрнең кинәт күтәрелү, нинди сегментта сикерү сәбәпләрен ачыкладылар. Казан күчемсез милегенең киләсе елларга перспективалары, торак төзелешенең үсеш юнәлешләре, программалары турында сөйләштеләр.

А.И.Хасбиуллин фикеренчә, торак бәяләренең кискен һәм бик күпкә артуының сәбәбе – сатып алучы өчен вакытның аз булуы. Һичшиксез, күчемсез милек – яхшы инвестицион корал. Әгәр дә стабиль булмаган икътисади ситуацияне дә исәпкә алсак, капиталны саклау өчен аннан да яхшы корал юк.

И.С.Гимаев та икътисадның стабиль булмавын раслый. Моннан тыш, дәүләт программаларының да ( ветераннарга торак, соципотека) тәэсире зур булуын, ә аның буеча иң беренче чиратта, эконом-класслы йортлар алынуын ассызыклый. Проблема буларак яңа торак проектларының аз санда булуын саный.

Бүгенгесе көндә бездә яңа һәм икенчел торак бәяләре арасында аерма бик аз. А.А.Хабибуллина бәяләрнең дисбаланс булуын искәртә  һәм бу өлкәдә бәяләрнең регуляторы булмавын әйтә.

Дискуссия барышында арендаланган торак программасына да тукталдылар. Торакны арендага бирүдән кергән керем әллә ни күп түгел. Ләкин, И.С.Гимаев сүзләренчә, әлеге секторны төзү хезмәт итүче миграцияне тәэмин итергә һәм төрле категорияле гражданнарга яшәп тору өчен торак бирергә  мөмкинлекне киңәйтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International