Татарстанның Ютазы районында йортларны капиталь ремонтлау тәмамланды

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча төзү-монтаж эшләре тәмамланган. Бу хакта Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге белгече Рөстәм Мансуров хәбәр итте. Озак сроклы капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру максатларында 2018 елда республиканың Ютазы районында 16 күпфатирлы йорт ремонтланган. Барлык йортлар да Урыссу шәһәр тибындагы поселогында урнашкан. Район буенча финанслауның гомуми күләме 24 млн. сум тәшкил иткән. Капиталь ремонт кысаларында йортларда фасадларны, түбәләрне җылыту һәм ремонтлау буенча эшләр башкарылган. Шулай ук йорт эчендәге су бүлү һәм салкын су белән тәэмин итү инженерлык системалары ремонтланды. Рөстәм Мансуров хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 2019 елга капиталь ремонт региональ программасына кертү өчен күпфатирлы йортлар исемлеге формалаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International