Татарстан төзүчеләре еллык торак күләменең дүрттән бер өлешен тапшырдылар

2012 елның 7 апреле, шимбә

Бүген Хакимият йортында ТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов видеоконференция режимында торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү Республика адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәдә ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-крммуналь зуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Докладның беренче өлеше төзелеш объектларында саклану чараларын күрүгә багышланган иде.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, республика буенча беренче өч айда 598.8 мең кв.метр торак тапшырылган ( еллык бурычның 25%), узган елгы дәрәҗәнең 110.8%.

Министреллык планны 40%тан артыграк үтәгән Буа, Апас, Менделеевск, Балтач, Питрәч, Аксубай, Саба муниципаль районнарны билгеләп үтте.  Казан шәһәре дә зур өлеш керткән, 303 мең кв. метр торак тапшырган, ә бу 1 нче кварталга бирелгән күләмнең 50%ы.

6 апрельга социаль ипотека программасы буенча 2 мең 335 фатирлы, гомуми мәйданы 135.1 мең кв. метр булган 42 йорт эксплуатациягә тапшырылды.

ДТФ программасы буенча барлыгы 2 мең 446 фатирлы, гомуми мәйданы 145.9 мең кв. метр булган 153 йорт, шул исәптән АПК программасы буенча  гомуми мәйданы 10.8 мең кв. метр булган 111 йорт тапшырылды.

Докладта шулай ук сугыш ветераннарының  торак шартларын яхшырту программасы турында сөйләнелде. Бүгенгесе көндә республикада 684 БВС ветераны өчен 165 йорт төзелә: ГИСУ титулы буенча 309 ветеран өчен 137 йорт , ГЖФ титулы буенча 375 ветеран өчен 28 йорт төзелә.

2012 елда авария хәлендәге торак йортларны ликвидацияләү программасы турында әйткәндә, докладчы 2012 елга әлеге программа буенча планлаштырылган күп катлы йортларның саны – 77. Программаны өлешләп финанслау ( күчә торган торак күләменә карап)  түбәндәге чараларга нигезләнеп башкарыла: торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итә торган Фонд – 336,03 млн. сум; Татарстан Республикасы бюджетыннан – 198,79 млн. сум;  җирле бюджетлардан – 0,048 млн. сум. Финанслауның өстәмә чыганаклары – 69,7 млн. сум  - күченә торганардан зуррак мәйданнарга күчү өчен җирле бюджетларга өстәмә рәвештә бирелгән муниципаль оешмаларның чаралары. Программаны финанслауның гомуми күләме – 604,57 млн. сум.

Хәзерге вакытка республикага Фонд чараларының 30% кабул ителде, ул 99,86 млн.сумны тәшкил итә. Якын арада әлеге сумма муниципаль оешмаларга күчәчәк.

Күчерергә тиешле авария хәлендәге торак йортларның гомуми мәйданы 20 мең 196 кв. метр, 608 торак йортта яшәүче 1 мең 610 кеше күчә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International