Бүген журналистларга Казан “җир асты өчен” сатып алынган “Метровагонмаш” ЯАҖ заводы җитештергән метрополитен өчен “Русич” тибындагы өч яңа поезд тәкъдим иттеләр. 2011 елның 28 ноябрендә, бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясап, әлеге поездларны кайтару өчен контракт төзелде. Аның бәясе 700 миллион сум.
Поездлар 90 км/сәг белән йөриләр, “Русич”ның һәр составы өч ике секцияле моторлы вагоннардан тора: ике төп һәм бер арадаш вагоннар, һәр вагонга иң күбе 380 кеше керә ала. Уйлап табучылар поездның дизайнына зур игътибар биргәннәр.Тавышның бик ишетелмәве һәм вентиляция Казан пассажирларының метрода йөрүен тагын да уңайлы итә.
Поезд салоны металл һәм янмый торган пыяла пластик белән эшләнгән. Болай эшләү куркынычсызлык өчен бик яхшы.
Казан метросының яңа поездындагы машинист кабинасында видеокамералар һәм кондиционер урнаштырылган, ә салонда машинист пассажирлар белән аралашсын өчен кычкырып сөйләшү һәм аралашу җиһазы куелган. Автойөртү системасы да бар. Поездлар машинисттан башка да йөрергә мөмкиннәр. Аларга бары тик автоматиканың эшен контрольдә тоту функциясе генә йөкләнә.
Яңа поездлар 30 ел хезмәт күрсәтергә сәләтле. Мәскәү һәм Казан шәһәрләреннән башка, “Русич”лар Болгариянең башкаласы – София метросында да йөриләр. Казанда мондый тип поездлар беренче тапкыр 2011 елның февралендә сатып алынды һәм бер ел эксплуатацияләнү вакытында үзләрен яхшы яктан тәкъдим иттеләр.