Ел башыннан Татарстанда Әлки, Апас, Югары Ослан, Саба һәм Минзәлә районнарында 63 аренда йорты төзелгән. Гомуми мәйданы 6,8 мең квадрат метр тәшкил итә. Ел ахырына кадәр 21 мең кв. метрлык тагын 119 йорт файдалануга тапшырылачак. Быел республикада 28,7 мең кв.метр мәйданлы 545 фатирлы 182 торак йорт файдалануга тапшырылачак. Шулардан 365 фатирга исәпләнгән 3 йорт Иннополиста арендалы торакның икенче чираты буенча. Арендалы торак программасы Татарстанда 2010 елдан бирле тормышка ашырыла. Сигез ел эчендә республикада 2 177 фатирлы 102 аренда йорты төзелде. Барлык аренда йортлары да уңайлы яшәү өчен кирәкле җиһазлар һәм техника белән җиһазландырылган.