Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2018 елның 9 аенда гомуми мәйданы 7 654,58 мең кв. метрлы 429 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 1 590 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 1363, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 178, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 49. Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 440 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 126 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 36, вазыйфаи затларга – 22, физик затларга – 68. 19 беркетмә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча, ТКЗТИ күрсәтмәләрен вакытында үтәмәгән өчен төзелде.