Татарстанда ресурс үзәкләренә капремонт программасы 97% ка үтәлгән

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика өчен мәгариф өлкәсе өстенлекле булып торуын күп тапкыр ассызыклады: «Мәгариф өчен яхшы шартлар булдыру — безнең төп бурыч». Әйтик, 2014 елдан башлап Татарстанда база эшчеләренең кадрлар ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен булдырыла торган ресурс үзәкләренә (колледжларга) капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла. 4 ел эчендә 37 ресурс үзәге 2,72 млрд сумга ремонтланган. 2017 елда 10 объект ремонтланган, финанслау күләме 681,38 млн.сум тәшкил иткән. 2018 елда 11 объектны капиталь ремонтлау планлаштырылган, программаны тормышка ашыру өчен 681,38 млн сум бүлеп бирелгән. 19 октябрьгә 2 объектта эшләр бара, калган барлык объектларда да эшләр тәмамланган.

Белешмә: 2014 елда 676,71 млн сумлык 10 объект ремонтланган. 2015 елда 681,38 млн сумлык 9 объектка капиталь ремонт ясалган. 2016 елда 681,38 млн сумлык 8 объект ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International