Республика программалары буенча Алексеевск районында яңа социаль объектлар ачтылар

2018 елның 2 ноябре, җомга

Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Төзелеш Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин Тигән Бүләк авылында яңа күп функцияле үзәк ачылышында катнашты. Күп функцияле үзәк «Авыл клублары» республика программасы буенча Татарстан Республикасы бюджеты хисабына төзелде. Күпфункцияле үзәк 50 урынга исәпләнгән. Клуб күптән түгел ачылса да, эш планы язылган инде. Җирле халык өчен бию кичәләре, өстәл уеннары көннәре, концертлар һәм мастер-класслар үткәрелә. Күп функцияле үзәк ачылуга багышланган тантаналы чарада чыгыш ясап, Динар Сагдатуллин «Авыл клубы» программасының республикада алтынчы ел гамәлдә булуын искәртте: «2012 елдан алып 2016 елга кадәр Татарстан Республикасында 226 авыл клубы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, республика бюджетыннан гомуми финанслау күләме 330,0 млн сум булган 38 984 урын булдырылган. 2017 елда 31 күпфункцияле үзәк төзелде. Быел 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла». Шулай ук бу көнне район үзәгендә «Темп» спорт комплексы ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International