Баулы районының Покровский Урустамак авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды. Ачылу тантанасында Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм чакырылган кунаклар катнашты. Бинаны ремонтлауга республика бюджетыннан 6,7 млн сум һәм җирле бюджеттан 1,9 млн сум бүлеп бирелгән. Объектның мәйданы 367,6 квадрат метр тәшкил итә. Түбә, фасад, инженерлык челтәрләре (җылылык, су белән тәэмин итү, канализация) ремонтланган, электромонтаж һәм бизәү эшләре башкарылган, керү төркемнәрен, отмосткалар ремонтланган, тәрәзә һәм ишек блоклары алмаштырылган. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының мәдәни билгеләнештәге объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру 2015 елдан башланды. Программаны гамәлгә ашыру 3 ел эчендә барлыгы 114 мәдәни объект ремонтланган, финанслауның гомуми күләме 798,23 млн.сум тәшкил иткән. 2018 елда мәдәни билгеләнештәге 42 объектны капиталь ремонтлау планлаштырылган. 1 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 6 объектта эшләр бара. 36 объектта эшләр тәмамланган.