Бүген “Винербергер АГ” концерна идарә рәисе Хаймо Шойха һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуында ТРсы Биектау районында дивар материалларын җитештерү заводы киләчәге, шулай ук оешманың маркетинг сәясәте турындагы сораулар тикшерелде. Әлеге очрашудан соң, ТРсы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында министрлык һәм компания җитәкчеләренең эшлекле очрашуы булды.
“Винербергер –Куркачи” ҖЧҖ Татаростан Республикасында төзелеш керамикасын җитештерүче иң эре оешмаларның берсе. Оешма продукциянең инновацион төсмерен җитештерә – “Поротерм” форматындагы төрле энергоэффективлы бушлыклы-поризованлашкан керамик блоклар. Мондый төр материалларны җитештерү, төзелешнең бу тармагын үстерүгә перспективалы юнәлеш булып тора, тыгызлыгы 800кг/мЗ булган энергоэффективлы зур форматлы керамик блокларны куллану. бинаның җылылык саклау нормаларын күзәтеп, керамик блоклардан бер катлы тышкы конструкцияләр төзергә мөмкинлек бирәчәк.
2011 ел нәтиҗәләре буенча, “Винербергер –Куркачи” ҖЧҖ завод җитештергән продукциянең ярты күләме Татарстанда кулланылган, шуның күп өлеше индивидуаль төзелешкә һәм коммерцияле торакка туры килә. Шуңа күрә, киңәшмәдә, сүз беренче чиратта, продукцияне дәүләт катнашындагы төзелештә куллану мөмкинлеге турында барды. Очрашуны министр Ирек Фәйзуллин алып барды.
Ул Татарстан төзүчеләренең нинди проектларны тормышка ашырулары турында сөйләде һәм “Винербергер –Куркачи” проектының мөһимлеген ассызыклады, шулай ук әлеге проектка һәр яктан ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. Кызганычка каршы, яңа материаллар төзелешкә акрын үтеп керә, моңа проект оешмаларының эше күп булып, яңа эшләнмәләр вариантына вакыт калмавы сәбәпче булып торуын әйтте.
Очрашуда катнашучылар эавод продукциясенә ихтыяҗны үстерү перспективалары турында сөйләштеләр: кирпеч белән эшләүчәләрнең уку һәм квалификацияләрен күтәрү өчен оешмаларның уку үзәкләре төзү, махсуслашкан семинарлар үткәрү, зоналы склад челтәрләрен үстерү.
“Винербергер АГ” концерна идарә рәисе Хаймо Шойха үз чиратында концерн төрле таләпләргә риза һәм заманча базарга, шул исәптән Татарстанныкына да, җавап бирә алырга әзер булуын әйтте. Республика территориясендә завод төзү уйланылган эш, Без Татарстанга чыдамлы, нык, энергоэффективлы яңа заманча материаллар алып кайтырга теләдек, диде ул.
Киңәшмә эшендә шулай ук ГКУ «ГИСУ РТ», «Татинвестгражданпроект» ГУП, Казан шәһәре УКС, ГЖФ вәкилләре катнашты.
Министр Ирек Фәйзуллин оешма белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итүнең нигезенә ятырлык боеру бирде.