Татарстанда намуслы идарәче компанияләр рейтингы барлыкка киләчәк

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

2019 елда Татарстанда идарәче компанияләр рейтингын төзиячәкләр. Бу хакта “Татар-информ”га “Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәге” башкарма директоры, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов сөйләде.

“2019 елның гыйнварыннан Татарстан идарәче компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәте рейтингын эшләтеп җибәрәчәкбез. Җәмәгать контроле органы буларак, республикадагы күп фатирлы йортлар белән идарә итүдәге реаль хәлне күрәчәкбез.

Рейтинг идарәче компанияләр эшчәнлеген, алар Татарстанда 400 тирәсе, закон нигезендә намуслы, сыйфатлы эшчәнлек алып баруга этәрәчәк”, - диде Романов.

Рейтинг гражданнар шикаятьләрен, күп фатирлы йортлар торышын, җыелышлар һәм шимбә өмәләре үткәрүне һәм башка шундый мәсьәләләрне исәпкә алачак.

Әлеге тикшеренүне һәр елны үткәрү күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International