Экспертиза һәм бәя куюның актуаль мәсьәләләре буенча ел саен үткәрелә торган семинар узды

2018 елның 16 ноябре, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Шәһәр төзелеше эшчәнлегендә һәм төзелештә бәя куюда законнардагы яңалыклар. Проект документларына дәүләт экспертизасы уздыруның, смета бәясенең дөреслеген һәм сметалы нормалаштыруны тикшерүнең актуаль мәсьәләләре» семинары узды. Чарада республиканың, шулай ук якын – тирә төбәкләрнең белгечләре-дәүләт заказчылары, инвесторлар, төзүчеләр, подрядчы, Төзелеш һәм проект оешмалары, мәгариф учреждениеләре катнашты. Семинарны Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе оештырды. Cеминарны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев ачты. "Семинарның актуальлеге һәм әһәмияте шик тудырмый, һәм әлеге чараны үткәрү төзелеш һәм торак өлкәсендә дәүләт сәясәтенең максатларына һәм бурычларына җавап бирә, чөнки төзелешне оештыру һәм капиталь төзелешнең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә», - диде министр урынбасары. Чыгыш барышында Владимир Кудряшев 2018 елда шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде, дип билгеләп үтте. Алар төзелешнең бөтен стадиясенә дә кагылды: проектлау һәм экспертиза, төзелешкә рөхсәт бирү, капиталь төзелеш объектының төшенчәсе аныкланды.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International