ТР Хөкүмәте йортында күп фатирлы торак йортларны капремонтлауның барышы турында фикер алыштылар

2018 елның 17 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларында капиталь ремонт барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ирек Фәйзуллин капиталь төзекләндерү программасына 984 күпфатирлы йорт кертелүен һәм моның өчен 6 миллиард сумнан артык акча бүленүен искәртте. Республикада шулай ук ресурс үзәкләрдә капиталь ремонт эше бара (колледжларда). Финанслау күләме - 681,38 млн. сум. 11 профессиональ белем бирү оешмасында ремонт планлаштырылды. 15 ноябрь көненә 1 объектта эшләр дәвам ителә. 10 объектта эшләр тәмамланган.

Мәдәни объектларда капиталь ремонтны финанслау күләме - 342,975 млн. сум. 15 ноябрь көненә планлаштырылган 42 объектның 4 сендә эшләр дәвам ителә. 38 объектта эшләр тәмам. Яңа программа буенча – Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарына капиталь ремонт һәм аларның матди базасын ныгыту. 6 бинага капремонт карала.   Программаны финанслау күләме 88,41 млн. сум тәшкил итә. 15 ноябрьгә 3 объектта эшләр бара. Министр билгеләп үткәнчә, 3 объектта эшләр тәмамланган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International