Амбулатор-поликлиника учреждениеләрен капиталь ремонтлау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә «2018 елда амбулатор-поликлиника учреждениеләре биналарын капиталь ремонтлау " программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илдус Насыров, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, проект һәм подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында объектларда төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлауга бәйләнешле мәсьәләләр каралды. Оператив мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә амбулатор-поликлиника учреждениеләрен капиталь төзекләндерү эшләре 84 процент күләмендә башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Татарстан Республикасында амбулатор-поликлиника учреждениеләрен капиталь ремонт программасы буенча 114 объектны төзекләндерү планлаштырылган. Финаслау күләме 3 млрд сумнан артык тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International