Бүген Хакимият йортында ТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм Трсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында торак төзү һәм тапшыру, Бөек Ватан Сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү республика адреслы программасын тормышка ашыру буенча республика киңәшмәсе булды.
Киңәшмә башында республика Президенты катнашучылар белән бергә ветераннарга торак сайлау мәсьәләсен анализлады. Президент ветераннарга икенчел торак базарыннан йорт бирү проценты югары булган муниципаль оешма җитәкчеләрен кире әңгәмәгә чакырды.
Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Дәүләт статистик Федераль хезмәт тарафыннан Россия буенча 2012 елның 1 нче кварталына торак бирү нәтиҗәләре формалашкан, диде ул. Татарстан Республикасы 598,8 мең кв. торак бирү күләме белән Краснодар крае, Мәскәү һәм Төмән өлкәләреннән генә калышып 4 нче урынны алды. Һәм, билгеле ки, Идел буе федераль округында 1 нче урын.
Татарстанстат мәгълүматлары буенча, республикада 20 апрельгә 702,2 мең кв. метр торак тапшырылган (еллык бурычның 28%).
Республикада БВСында катнашкан 744 ветеран өчен 171 нче йорт төзелә: ГИСУ титулы буенча 321 ветеран өчен 141 нче йорт, ГЖФ титулы буенча 423 ветеран өчен 30 йорт төзелә.
2012 елның икенче кварталында ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы буенча 183 ветеран өчен гомуми мәйданы 8 мең 967 кв. метр булган 38 торак йорт югары әзерлек дәрәҗәсендә тора.
Калган тапшырыласы 90 күп катлы инвестицион торак йортның эшләнеш стадиясе: югары әзерлек дәрәҗәле 42 йорт; урта әзерлек дәрәҗәле 31 йорт; әзерлек дәрәҗәсе түбән булган 17 йорт.
Аз катлы төзелеш өлешендә, индивидуаль торак төзелешен дә исәпкә алып, республикада 8 мең 53 объект бар: әзерлек дәрәҗәсе югары булган 1 мең 929 йорт, әзерлек дәрәҗәсе уртача булган йортлар саны 4 мең 174 йорт; 1 мең 950 йортның әзерлек дәрәҗәсе түбән.
Докладның икенче өлеше 2012 елда авария хәлендәге йортларны ликвидацияләү программасын тормышка ашыру сорауларына багышланган иде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.03.2012елдагы №216лы карары нигезендә 2012 елда гражданнарны аварияхәлендәге торак Фондыннан күчерү республика адреслы программасы кабул ителгән. Бу программада 29 муниципаль оешма катнаша.
2012 елдапрограммага кертелгән күп катлы йортлар саны – 77. 608 торак йорттан 1 мең 610 кеше күченә. Фондтан Республикага җибәрелгән чараларның 30% муниципаль оешмаларга күчерелгән. Калган 70% чаралар муниципаль оешмалар тарафыннан муниципаль контракт һәм сатып алу договорларын күрсәткәннән соң гына күчереләчәк, диде министр.