Быел «Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча 10 мең 109 данә светодиод яктырткыч урнаштырылган, 273 исәпләү һәм идарә щиты урнаштырылган, 354 км электр тапшыру линиясе салынган.
Урам яктылыгын торгызу программасы энергияне сак тоту һәм энергоэффектив җиһазлар кертү хисабына электр энергиясен куллануны киметүгә, халыкның яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга, юллардагы аварияләрне киметүгә, урам яктырту челтәрләренең тузуын киметүгә юнәлдерелгән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бу программа 2014 елдан гамәлгә ашырыла.
Белешмә:
2017 елда 10 мең 899 яктырткыч, 289 исәпләү һәм идарә щиты, 323 км электр тапшыру линиясе урнаштырылган. Ел саен программаны тормышка ашыру өчен 225 млн. сум акча бүлеп бирелә.