Республикада 53 мең шәхси ике контурлы газ казаны урнаштырылган. Татарстан-ике контурлы газ казаннары кую буенча Рәссәй төбәкләре арасында лидер. Республиканың күп фатирлы йортларында һәм административ биналарында хәзерге вакытка 53 меңнән артык индивидуаль казан урнаштырылган. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының ТКХ объектларын эксплуатацияләү мониторингы бүлеге башлыгы Рөстәм Хәкимов хәбәр итте. "Республиканың күп кенә районнарында җылыту һәм су җылыту өчен ике контурлы казаннар кулланылмый торган күп фатирлы йортлар, социаль өлкә йортлары, административ биналар калмады. Узган ел Урыссу бистәсендә электр станциясе белән проблема килеп туган вакытта оператив режимда ике контурлы газ казаннары куелды», - дип искәртте спикер.