Бүген төзелеш Министрлыгында парковкалар өчен навигацион система тәкъдим ителде

2012 елның 25 апреле, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь  хуҗалык министры  урынбасары А.М. Фролов Казанда паркинг төзүне тормышка ашыручы компания вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Әлеге киңәшмәдә «RUPARK» навигацион системалары тәкъдим ителде. Алар ультразвук куллануга нигезләнгән һәм парковканы җиһазлау өчен кулланылган махсус җайланмалар. Ультразвуклы датчиклар реаль вакыт режимында, парковка урынында автомобильнең булу-булмавын билгелиләр, шулай ук навигацион табло һәм ут индикаторлары ярдәмендә машина йөртүчегә парковка өчен буш урынга барырга ярдәм итәләр. Машина йөртүчегә буш урыннар турында мәгүълүмат  биреп,  эшне тиз, дискомфортсыз итә һәм шулай итеп, система парковканың эше турында статистик мәгълүмат җыя.  Яңа система парковканы тагын да эффективлырак кулланырга, аның машинаны җибәрү сәләтен үстерергә һәм бөкеләр санын киметергә ярдәм итәчәк.

Киңәшмәне алып баручы А.М. Фролов бүгенге көндә парковканы төзү генә түгел, шәһәр халкы һәм кунаклар өчен уңайлы итү дә мөһим булуын ассызыклады.  Киңәшмә барышында катнашучылар компания вәкилләренә, технологияне эшләүчеләргә, күп сораулар бирделәр: системаның энергоэффективлыгы, аның техник характеристикасы, булган һәм тормышка ашучы проектлар турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International