Төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин, ТКХ программаларын эксплуатацияләү идарәсе башлыгы Айрат Галләмов белән бергә Италиядән килгән компанияләре вәкилләре белән очрашу үткәрделәр.
Делегация составына «ПУЧЧИНИ ИНДУСТРИЯ» ҖЧҖ генераль директоры Гундо Пучинни, LUBROTEKNA (биналар өчен инновацион янгынга каршы продукция) вәкиле Алексей Кокин кергән.
Очрашу Форматы диалог формасында барды. Кунаклар төзелеш өлкәсендә һәм торак-коммуналь хуҗалыкта кайбер мөһим казанышлар турында мәгълүмат ишетеп кенә калмыйча, сораулар да бирә, булган проблемаларны күтәрә алдылар. Шулай ук чара кысаларында 2017 елда гамәлгә ашырылган программалар турында фильм күрсәтелде. Очрашу барышында Италия ягы төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Соңыннан Италия компанияләре вәкилләре чарада катнашучыларның барысына да ачык, эчтәлекле сөйләшү өчен рәхмәт белдерделәр һәм алга таба да хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр.