ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “23.11.2009 елдан №261-ФЗлы Федераль законның тормышка ашуы “Төзелеш Министрлыгында энергияне саклау һәм энергетик эффективлыкны күтәрү һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү” ” дигән семинар-киңәшмә булды.
Семинар-киңәшмәне ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Р.К. Каримов алып барды.
Семинарның төп темасы булып 23.11.2009 елдан №261-ФЗлы Федераль законның тормышка ашуы торды.
Әңгәмә барышында энергияне саклау һәм энергетик эффективлыкны күтәрү өлкәсендәге муниципаль программаларны, шулай ук төзелеш өлкәсендәге оешмалар тарафыннан аларның үтәлешен тикшерделәр. Кораллы энергоаудитны оештыру сорауларына тулырак тукталдылар.