Татарстан Республикасында 974 күп фатирлы торак йортның 735 объектында капремонт тәмамланган

2018 елның 1 декабре, шимбә

Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру барышы турында бүген республика кидәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшәм ТР Хөкүмәте Йортында бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтш реджимында узды. Кидәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

29 ноябрь көненә күп фатирлы йортларда капиталь ремонт 5 млрд. 298 млн. 303 мең сумга башкарылган, бу 91,1 процент тәшкил итә. 

94 мәгариф объектларының сигезендә капиталь ремонт бара, 86 объектта эшләр тәмамланган. 114 амбулатория-поликлиника учреждениеләренең 49 объектында эшләр төгәлләнгән, 61ендә эш алып барыла, 4 объектны программадан чыгару планлаштырыла, диде министр.

Татарстан Президенты амбулатория-поликлиника учреждениеләренең барлык объектларында да капиталь ремонт сыйфатын контрольдә тотарга йөкләде.

Ведомство башлыгы республикада сыер абзарларын, яшелчә саклау урыннарын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләр төзелеше программасы тулысынча тәмамланган дип әйтте.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов балалар җәйге савыктыру лагерьларын ремонтлау программасын формалаштыру процессын тизләтергә йөкләде. "Хәзердән үк җәйге савыктыру лагерьлары әзерлеге турында уйларга кирәк. Юкса, без аларны сезонда ачарга өлгермибез”, - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International