Куркынычсыз утильләштерү. Россиядә автомобиль шиннарының легаль булмаган чүплекләрен бетерү проекты эшли башлады

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Куркынычлы калдыкларны күмүдән экологик зыянны киметү һәм экологик куркынычсыз утильләштерүне популярлаштыру максатларында Россиядә автомобиль шиннарының легаль булмаган чүплекләрен бетерү проекты эшли башлады. Утильгә озатылырга тиешле хуҗасыз шиннарның стихияле күчләре, чыгарылып кына калмыйча, махсус предприятиеләрдә резин валчыкларына эшкәртеләчәк, түбә ябу материаллары яки битум пластигы составына эләгәчәк, су сиптерүнең тамчы тамызу системасына яки эшләнмәләрнең бүтән төрләренә әвереләчәк.  Шин чүплеге бетерелсен өчен, 2018 елның 20 декабренә кадәр shina@eko-fond.ru  электрон почта адресына чүплекнең төгәл адресын (килү схемасы яки координаталары белән), чүплекнең фотосын (күләмен раслау өчен берничә ракурстан, ул тиешле транспортны әзерләү өчен кирәк) җибәрергә, шулай ук элемтә өчен белешмәләр күрсәтергә кирәк. Шин чүплекләре турында һәркем хәбәр итә ала: төбәк һәм муниципаль хакимиятләр, экологик күзәтчелек органнары, иҗтимагый экологик оешмалар, волонтерлык берләшмәләре, битараф булмаган гражданнар. Иң актив эковолонтерлар бүләк алачак. Проект турында тулырак мәгълүматлар белән nokiantyres.ru һәм eko-fond.ru сайтларында яки 8-800-700-35-06 (Мәскәү вакыты белән: 9.00-18.00) кайнар линия телефоны буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International