Республика районнары төзүчеләр тарафыннан бу ел социаль программаларын үтәү турында отчет бирделәр.

2012 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин видеоконференция режимында республиканың шәһәр һәм район Башкарма комитетларының җитәкчеләре белән “Авыл клубы”, кабул итү-диагностика бүлекләрендә капиталь ремонт, 2012 елга Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларындагы ФАПларны төзү, капиталь һәм агымдагы план буенча ремонтлау  программаларын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә барышында әйтелгәнчә, авылда клублар төзү программасы буенча проектлар килешенгән, җир бүлеп бирелгән, төзелеш-монтаж эшләрен актив рәвештә башларга кирәк. Киңәшмәдә Әгерҗе, Чистай, Теләче районнарындагы администрация һәм подрядлы оешмаларның яхшы итеп бердәм эшләүләре билгеләнеп үтелде. Бу районнарда кирпеч эшләре тәмамланып, түбә ябу эшләре башланып килә.

Киңәшмәдә 19 муниципаль районда кабул итү-диагностик бүлекләрне капиталь ремонтлау турында аерым сөйләнелде. Бөтен объектлар буенча да проект карарлары бирелгән, подрядлы  оешмалар займ алганнар, ләкин эш тулысынча оештырылмаган. Бу турыда төп докладта әйтелде.

“Беренчел медико-санитар ярдәм сәламәтлек саклау оешмаларын төзү, капиталь һәм агымдагы план буенча ремонтлау” программасы түбәндәгеләрдән тора: мәктәп биналарында яңа 62 ФАПлар төзү һәм 6 ФАПларны капиталь ремонтлау, 300 акушер-фельдшер пунктын һәм 7 амбулатор-поликлиник оешманы капиталь ремонтлау. Программа өчен 330 млн. сум бүлеп бирелгән. Яңа ФАПлар төзеләчәк торак пунктлар билгеле инде. Киңәшмә барышында барлык муниципаль оешмаларга җир участокларын теркәргә, объектларны инженер челтәрләренә ялгауның техник шартларын билгеләргә кушылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International