Әстерхан өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов "Биосфера-фиш" балык үрчетү комплексында булды

2018 елның 1 декабре, шимбә

Бүген Лаеш районында эш визиты белән Әстерхан өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов булды. Ул Егорьево авыл җирлеге территориясендә урнашкан «Биосфера-фиш» балык үрчетү комплексында булды. Аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Хөкүмәт Рәисе урынбасары - Әстерхан өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм балык сәнәгате министры Алексей Галкин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде. Балык үрчетү комплексы территориясендә буа балыгы үрчетү һәм спорт балык тоту өчен рекреацион зона булдыру өчен гомуми мәйданы 3 га булган буалар челтәре төзелгән.  Балык үрчетү комплексының икенче, өченче һәм дүртенче чиратын төзелеше өчен проектка инвестицияләрнең гомуми 625 млн. сум күләмендә бүлеп бирү  планлаштырылган. Монда 5 млн. чөгә балыгы, 1 млн. форель балыгы утырту материалы сыйфатында һәм елына 50 тонна мәрсин балыгы үстереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International