Бүген Хөкүмәт йортында ТРсы Президенты Р.Н. Миңниханов рәислегендә һәм ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында РФның 21.07.2007 елдан № 185- ФЗ лы “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртергә ярдәм итүче Фонд” Законын 2012 елда Татарстан Республикасында тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәр сораулары буенча киңәшмә булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э Фәйзуллин чыгыш ясады.
Аның доклады, гадәттәгечә, төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын куркынычсызлык техникасы белән тәэмин итү соравы белән башланды. Республиканың Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 849 күп катлы йортның 832сендә (98%) капиталь ремонт башланган. Соңгы ике атнада 86 йортта эш башланган.
Докладта 2012 елда торак йортларда һәр фатирны аерым җылытуга күчү соравына аерым игътибар бирелгән. Монда 354 күп каты һәм 231 индивидуаль йорт ( барлыгы 5 мең 39 фатир) турында сүз бара. Эшләр алдан килешенгән җитештерү графикы буенча, җылыту чорына кадәр эшләп бетерү срогы белән башкарыла. Объектларда 16 подрядлы оешма эшли. Беренче этап өчен кирәк булган материаллар һәм җиһазлар сатып алынган.
Докладның икенче төп өлеше мәктәпләрне капиталь ремонтлау һәм 2012 елда Татарстан Республикасының муниципаль оешмаларында “беренче медико-санитар ярдәм” сәламәтлек саклау биналарын төзү, агымдагы план буенча һәм капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру сорауларына багышланган иде.
2012 елда Татарстан Республикасы гомум белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасын финанслауның гомуми лимиты 2 млрд. 204 млн. сум. “Беренче медико-санитар ярдәм” сәламәтлек саклау биналарын төзү, агымдагы план буенча һәм капиталь ремонтлау программасы 1 елга исәпләнелгән. Программаның гомуми бәясе 330,0 млн. сум. Программа түбәндәгеләрдән тора: яңа төзелеш – 52 ФАП, бәясе 115,4 млн. сум; 6 ФАПлы авыл җирлегендәге башлангыч һәм гомуми белем бирүче мәктәпләрдә капиталь һәм агымдагы ремонт, бәясе 3,0 млн. сум;
7 амбулатор-поликлиник оешмаларны капиталь һәм агымдагы план җуенча ремонтлау, бәясе – 161,3 млн. сум; яшәп килүче 300 ФАПны капиталь һәм агымдагы план буенча ремонтлау, бәясе – 30,0 млн. сум.
Программаның заказ бирүчесе булып, Төп инвестицион-төзелеш идарәсе, проекташтыручы булып, “Татинвестгражданпроект” тора. Яңа ФАПлар төзеләчәк торак пунктлар инде билгеле.