Төзүчеләр еллык торак күләменең өч өлешен тәмамладылар

2012 елның 5 мае, шимбә

Бүген Хакимият йортында ТРсы Президенты  Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында торак төзү һәм тапшыру, Бөек Ватан Сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү республика адреслы программасын тормышка ашыру буенча республика киңәшмәсе булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул үз докладын төзелеш объектларында куркынычсызлык техникасын үтәү  турындагы сораулары белән башлады. Хезмәтне саклау тикшерүләре күрсәтүенчә, төзелеш оешмалары җитәкчеләренең барысы да хезмәтне саклау таләпләренә тиешле игътибар бирмиләр һәм төзелеш мәйданнарында тиешле чисталык урнаштырмыйлар.

2012 ел башыннан төзелештә катнашучыларга карата гомуми суммасы 5 млн. 887 мең сум булган 184 карар чыгарды.

4 май көненә республикада 785,7 мең кв. метр тапшырылган (еллык бурычның 31,7 %). Соңгы ике атна эчендә 83,5 мең кв. метр тапшырылган: социаль ипотека программасы буенча162,0 мең кв. метр (планның 33%); күп катлы инвестицион торак төзү программасы буенча 296,7 мең кв. метр (планның 29%); индивидуаль торак төзү программасы буенча 327,0 мең кв. метр ( планның 32%).

 Республикада 2012 елның 9 маена тантаналы рәвештә 125 ветеранны 16 торак йортка күчерү планлаштырыла. Республика буенча 735 Бөек Ватан Сугышы ветераны өчен 162 йорт төзелә: ГИСУ титулы буенча 291 ветеран өчен 131 йорт төзелә, ГЖФ титулы буенча 444 ветеран өчен 31 йорт. Республика Президенты бу объектларда җитешсезлекләр булса, аларны бетерергә кирәклегенә игътибар итте.

Авария хәлендәге торак йортларны ликвидацияләү программасы буенча 2012 ел өчен күп катлы йортларның саны 77. Программаны өлешчә финанслау түбәндәге чаралар хисабына тормышка ашырыла: Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фондтан – 336,03 млн. сум; Татарстан Республикасы бюджетыннан – 198,79 млн. сум; җирле бюджетлардан – 0.048 млн. сум. Финанслауның өстәмә чарасы – 69,7 млн. сум – җирле бюджетларда күчә торганга караганда күбрәк мәйданлы торак бирү өчен өстәмә кулланылга муниципаль оешмалар чарасы.  Программаны финанслауның гомуми күләме  - 604,6 млн. сум.

Күченергә тиешле авария хәлендәге торакның гомуми мәйданы – 20 мең 196 кв. м., 608 йортта яшәүче 1 мең 610 кеше күченә.

Хәзерге вакытта Фонд чараларының 30% муниципаль оешмаларга күчерелгән. Чараларының калган 70% муниципаль оешмалар тарафыннан, сатып алу муниципаль контрактлары һәм договорлары  ( күченүнең нинди юлын сайлап алгуга карап)тапшырылганнан соң гына күчереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International