Владимир Демченко: рәссам һәрчак эзләнүдә

2018 елның 22 декабре, шимбә

Биеклеге 4 метр, озынлыгы 15 метр- Горно-Алтайск шәһәрендә Барс сыны барлыкка киләчәк. Бу безнең республиканың Алтайга бүләк. Проектның авторы: танылган скульптор Владимир Демченко, аның «Мигъмариятчеләр» Казан Кремлен бизи, Алабугада Марина Цветаева мәңгеләштергән. Алтай барсы нинди булачак соң? Макет инде әзер, әмма әле расланмаган, ике барс арасында сайлыйлар. Ул тауда булачак, скульптураның биеклеге 4 метр, озынлыгы – 15, яктырткыч белән ярымпрозрачлы булачак. Владимир Демченко болай ди: «Мондый эшкә 6 ай кирәк. Каркас ясагач, балчык җыясың – боларның барысын да җиренә җиткереп карарга, тикшерергә кирәк. Кайдадыр арттырырга, бетерергә». Тарихи проектлар күп, шул исәптән татар һәм мөселман тарихына кагылышлы проектлар. Күренекле шәхесләр бюстлары: монда Минтимер Шәймиев, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Муса Җәлил һ.б. билгеләп үтми мөмкин түгел.  Владимир Андреевич әйткәнчә, ул үзенең бер генә эшеннән дә канәгать калмый – рәссам һәрвакыт эзләнүдә. "Мин Леонардо да Винчи янына якынрак булырга теләр идем, ул үзенең Джокондасын гомер буе язган иде. Һәр эшне бертуктаусыз башкарырга була. Көн саен анда ниндидер яңалык табасың».

ТНВ ТК сюжеты 11 минуттан 45  секундтан http://tnv.ru/main/katalog/informacionnye/novosti_tatarstana/?idVideo=69604#videoanc

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International