Еллар үткән саен халкыбызның үлемсез батырлыгын, Бөек Җиңү өчен зур корбаннар кирәк булганын күбрәк аңлыйбыз. Бөек Ватан сугышы елларында авыр сынауларны кичергәннәр алдында баш иябез.
ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында министр И.Э. Фәйзуллин министрлыкның элеккеге хезмәткәрләре – БВСда катнашкан Гимадеев А.Г. һәм ил белән бергә фаҗигале елларны үткән сугыш чоры балалары белән очрашты.
Бәйрәм тантанасын ачканда министр җыелган кунакларны сәламләде, әлеге чыгышында министр аларга чын күңелдән рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, бәхет, ветераннарның гаиләләренә тынычлык һәм иминлек теләде.
Очрашуда катнашучыларның барысы да сугыш чорында яшәгән үзләренең әтиләрен һәм әниләрен, туганнарын һәм дусларын яхшы сүз белән искә алдылар, сугыш һәм сугыштан соңгы чор кешеләрен ярдәмчел һәм яхшы булуларын билгеләп үттеләр.
Сугыш чоры балаларының авыр истәлекләрен һәм күз яшьләрен җиңеләйтү өчен, ветераннар каршында бар кешегә дә таныш булган сугыш еллары җырлары белән гармунчы-башкаручы чыгыш ясады. Әлеге чара беркемне дә битараф калдырмады, мондый очрашулар яшьли килеш һәләк булган әтиләр өчен яшәргә көч бирә. Ветераннар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаштылар, алар бит Татарстанның төзелеш тармагы өчен бергә эшләгән кешеләр.
Чара барышында истәлекле фотога төшүләр булды, барлык ветераннарга бүләкләр тапшырылды.