ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан социаль ипотека объектлары буенча көндәлек штаб алып барыла. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре Яр Чаллы шәһәренең 63/13 йорт буенча тәмамланган. 63 микрорайонның мнженерлык челтәрләренең әзерлеге 27 декабрьгә планлаштырыла. Шулай ук иртәгә җылылык җибәрү планлаштырылган. Төзүче - «Домкор строй»ҖЧҖ. Фатир саны-170. Инженер челтәрләре буенча төзүче - «Ремстрой» ҖЧҖ (фоторепортаж)
«Салават күпере» торак комплексына килгәндә, төзелеш-монтаж эшләре ике объектта тәмамланган: 11 номерлы кварталда 425 фатирлы 11-1 номерлы йорт, шулай ук 11-5 номерлы 340 фатирлы йорт. Ел ахырына кадәр 11-1 йортны урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук «Салават күпере» микрорайонының 8 нче квартал йортларында төзелеш-монтаж эшләре графиктан алда төгәлләнеп килә (фоторепортаж) .