Татарстан Президенты Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасыдагы Түбән Кама һәм Алабуга районнарына эшлекле сәфәре.

2012 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Түбән Кама һәм Алабуга районнарына эшлекле сәфәр белән барды, аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министры И.Э. Фәйзуллин озата барды.

Түбән Кама районында Р.Н. Миңнеханов төзелеш мәйданын әйләнде һәм Түбән Кама шәһәрендә нефть химияле һәм нефть эшкәртүче заводлар Комплексының объектларын төзү буенча эшлекле киңәшмә уздырды: Гидрокрекинг һәм Комплексының ОПК 1А1 этабы объектларын урнаштыру. Президент җитәкчелегендә  Түбән Кама шәһәрендә НП һәм НХЗ Комплексын төзү буенча Республика штабында, шулай ук Комплексның җитештерү эшчәнлеге барышы, 1А1 этабында сезонлы төзелеш эшләрен тәмамлау һәм 1Б Этабын төзү барышы – Гидрокрекинг урнаштыру сораулары каралды.

Шулай ук бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министры И.Э. Фәйзуллин “Алабуга” ОЭЗында үзенчәлекле икътисади зонаны үстерү буенча киңәшмә үткәрделәр. Киңәшмәдә шулай ук “Үзенчәлекле икътисади зона” ААҖ генераль директор урынбасары В.В. Дубовник (Мәскәү шәһәре) , республикадагы министрлык һәм ведомства җитәкчеләре, шулай ук “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм  “Трест Камдорстрой” ЯАҖ генераль подрядлы оешмаларның җитшкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә үзенчәлекле икътисади зонаның территорияләрен зурайту, шулай ук социаль инфраструктура объектларын төзү (коттедж бистәсе, “Алабуга” ОАЗ белгечләре өчен мәктәпләр һәм йортлар) сораулары каралды.

Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты кунаклар белән бергә “Алабуга” ОАЗ икенче чиратта төзелүче территориясендә иркен таможня зонасы процедурасын җибәрү тантанасында катнашты, аннан соң «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» (Төркия) ҖЧҖ компаниянең МДФ җитештерү заводын төзү мәйданын карадылар. Әлеге проектны тормышка ашыручы инвестиция күләме бизнес-план буенча якынча 3,4 млрд. сумны тәшкил итә. Бүгенгесе көндә 497, 381 млн. сум үзләштерелгән, шул исәптән 2012 елның 1 кварталында 202,342млн.сум. Җитештерүне башлау 2013 елга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International