Бүген Идарә йортындаТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, видеоконференция режимында Татарстан Рееспубликасында РФның 21.07.2007 дән №185-ФЗлы “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын һәм уку йортлары объектларында капиталь ремонтны тормышка ашыру сораулары буенча республика киңәшмәсе булды. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хужалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.
Аның доклады традиция буенча, төзелеш объектларын һәм капиталь ремонтны куркынычсызлык техникасы белән тәэмин итү соравы белән башланды. Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) мәгълүматлары буенча бөтен йортларда да (100%) капиталь ремонт эшләре башланган. Соңгы ике атна эчендә 17 торак йортта эшләр башланган.
Докладта 2012 елда торак йортларда фатирларны аерым җылытуга күчерү соравы күтәрелде. Монда 354 күп фатирлы һәм 231 индивидуаль йортлар турында сүз бара (барлыгы 5 мең 39 фатир). Эш килешенгән вакыт буенча 15 сентябрьгә кадәр бара. Объектларда 17 подрядлы оешма эшли. Беренче этап өчен кирәк булган материаллар һәм җиһазлар сатып алынган.
Докладның икенче төп өлеше мәктәпләрдә капиталь ремонт һәм 2012 елны Татарстан Республикасының муниципаль оешмаларында “беренче медико-санитар ярдәм” сәламәтлек саклау оешмаларын төзү, агымдагы һәм капиталь ремонт программаларын тормышка ашыру сорауларына багышланган иде.
2012 елда Татарстан Республикасындагы гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программаларын финанслауның гомуми лимиты 2 млрд. 204 млн. сум. “Беренче медико-санитар ярдәм” сәламәтлек саклау оешмаларын төзү, агымдагы һәм капиталь ремонт программасы 1 елга исәпләнелгән. Программаның гомуми бәясе 330,0 млн. сум. Программа түбәндәгеләрдән тора: яңа төзелеш – 52 ФАП һәм бәясе – 115,4 млн. сум; авыл җирләрендә урнашкан башлангыч һәм гомуми мәктәпләрдә ге 6 ФАПны агымдагыча һәм капиталь ремонтлауның бәясе – 3,0 млн. сум; 7 амбулатор-поликлиник оешманы агымдагыча һәм капиталь ремонтлауның бәясе – 161,3 млн. сум; булган 300 ФАПны агымдагыча һәм капиталь ремонтлауның бәясе – 30,0 млн. сум.
Программманың заказчысы булып, Баш инвестицион-төзелеш идарәсе, проектлаштыручы булып, “Татинвестгражданпроект” билгеләнгән. Яңа ФАПлар төзеләсе торак пунктлар билгеле.