Казанда 2013 елгы Универсиада спорт объектларының берничәсендә капиталь ремонт башладылар
Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башланырга 400 көннән аз гына күбрәк вакыт калып бара. Яңа Россия тарихында зур масштаблы спорт вакыйгасы алдыннан Татарстан башкаласында спорт инфраструктурасы объектларын әзерләү эшләре бара. Аерым алганда, төзүчеләр кайбер спорт корылмаларын капиталь ремонтлый башладылар.
Спорт объектларын капиталь ремонтлау эшләре Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы җитәкчелеге астында, алдан расланган график буенча эшләнә. Әлеге эшләр, Казанның 2013 елгы Универсиада үткәрү хокукын җиңгәнчегә кадәр төзелгән объектларны яңарту гына түгел, аларны киләчәктә буласы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары ярышлары программасына кертелгән спорт төрләренең халыкара федерация таләпләренә туры китерергә ярдәм итә.
Хәзерге вакытта “Хезмәт резервлары” һәм “Ракета” стадионнарында эшләр башланды, булган футбол катламын демонтажлау тәмамланып килә. Яңа катлам FIFAның “Ике йолдыз” категориясе сыйфаты концепциясенә туры килергә тиеш. Хәзер, Универсиада футбол турнирыны финал һәм ярымфинал матчлары үтәсе “Рубин” стадионында, гидроизоляция зшләрен башкару өчен тамашачылар трибунасын демонтажлыйлар. Төзүчеләр югары стандарт таләпләренә туры китереп, кырдагы катламны ясалмага алмаштыру, яңа мәгълүмати табло урнаштыру һәм яңа яктырту мачты һәм башка эшләр планлаштыралар.
2013 елгы Универсиада кысаларында өстәл теннисы ярышлары үткәреләсе “Казан” Халыкара ат-спорт комплексның түбәсе ябылган манежында төп һәм кече залында эшләр бара. Нигездә, эш барышында объектны каты элемтә системасы һәм мәгълүмати табло белән җиһазлау каралган.
Пуля белән ату комплексы территориясендә мәйданны ярышлар үткәрүгә әзерләү эше актив бара, ә авыратлет-спортсменнар өчен хәзерләнү мәйданы булачак “Батыр” спорт комплексында идән катламнарын демонтаждау бара.
2012 ел дәвамында тагын 13 спорт объектында төзелеш эшләре булачак: Үзәк стадион, футбол-җиңелатлетика манежы, Универсиада авылының әзерләнү стадионы, “Тасма” стадионы, “Баскет-Холл” БСС, “Олимп” универсаль спорт комплексы, “Биектау” универсаль спорт залы, фехтования мәктәбе спорт комплексы, Спорт сарае, Чирәмдә хоккей үзәге, “Тулпар” стадионы, “Зилант” универсаль спорт комплексы, пляж волейболы мәйданы (Чистай ур.). Хәзерге вакытта әлеге объектларда хәзерлек эшләре бара, кирәк булса, проектлы документация әзерләнә.