Рөстәм Миңнеханов Универсиада маршрутларын төзекләндерү проектлары белән танышты

2012 елның 13 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада маршрутларына кергән урамнарны карады. Республика башлыгы белән бергә әлеге чарада Казан мэры Илсур Метшин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТРсы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин катнашты.

Йөрү барышында Татарстан Президентына Универсиада маршрутларын төзекләндерү проектларын тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, йортларның ал якларын ремонтлау, җәяү йөрү зоналарын төзекләндерү көтелә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, үзәк урамнардагы асфальт катламын тулысынча яңартырга кирәк.

Фехтование буенча РСДЮСШОРны караганда ТРсы Президенты  студент уеннары өчен кирәк булган спорт объектларына керә торган юлларны ремонтларга кирәклеген ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов Воровский урамында төзелеп килүче тимер юл вокзалында да булды. Республика башлыгы бинаны, урам аркылы чыга торган җир өсте юлы һәм тимер юл платформасын төзү барышы белән танышты. Татарстан Президенты вокзал янындагы территорияне төзекләндерергә боерды. “Пассажир вокзалдан тукталышка бернинди тоткарлыксыз чыгарга тиеш,  – дип уйлый Р. Миңнеханов. – Без монда юл хәрәкәте ачабыз икән, пассажирлар өчен шартлар  тудырырга кирәк”.

Татарстан Президенты сүзләренчә, торак йортларның алдын да тәртипкә китерергә кирәк.

“Тасма” стадионында республика башлыгы җылыту системасына һәм җиңел атлетика манежының түбәсен ремонтлау өчен чаралар бүлеп бирергә вәгъдә итте, ремонтсыз манежны кулланырга ярамый. Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр җитәкчелегенә, актив рәвештә, Казан шәһәренең Мәскәү районындагы күп кеше өчен кулланылган иң мөһим спорт объектларының берсен яңартып төзергә ярдәм итү өчен иганәчеләр җәлеп итәргә кушты.

Павлюхин һәм Эсперанто урамнары киселешендә  туктап торганда,  Рөстәм Миңнеханов янына Эсперанто урамындагы авария хәлендәге алты йортта яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Аларны яңа йортларга кайчан күчерерләр икәнен белештеләр. Татарстан Президенты әйтүенчш, әлеге йортлар Универсиада маршрутында урнашканнар, хәзерге вакытта шәһәр һәм республика җитәкчеләре күчерүнең төрле вариантларын карыйлар.

Тикшерү ахырында, Рөстәм Миңнеханов, Халыкара ат-спорт комплексындагы спорт манежының төзелеш мәйданың карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International