Бүген министрлыкта “Файдалана алырлык мохит” программасын тормышка ашыру турында сөйләштеләр

2012 елның 15 мае, сишәмбе

Бүген ТРсы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Татарстан Республикасының озак срокка бирелгән  максатчан “2011-2015 елларга “Файдалана алырлык мохит” программасын 2012 елда тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Хәнифов Ф.М. алып барды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасының министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

Сөйләшү өчен тема булып, файдалана алырлык мохитне формалаштыручы идея һәм принципларны  тарату өчен компанияләр оештыру һәм үткәрү соравы торды. Шулай ук программаның финанс чараларын үзләштерү тәртипләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International