Оешма җитәкчеләре игътибарына!

2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең халык хуҗалыгы оешмасына идарә кадрларын әзерләү Дәүләт планы нигезендәге комиссиянең Татарстан регионы бүлеге, Татарстан Республикасы оешмалары белгечләрен бәйге рәвешендә сайлап алып,   идарә кадрлары әзерләү Президент программмасы буенча ( моннан соң – Президент программасы) 2012/2013 уку елында укыта. Документларны 2012 елның 15 июненә кадәр бирергә мөмкин.

“В” тибындагы ( 550 сәгать) һөнәри үзгәртеп әзерләнү программасы оешмал җитәкчеләренең  югары һәм урта катламы өчен түбәндәге юнәлешләр буенча реальләшә: “Менеджмент”, “Финанс менеджменты”, “Инновацион менеджмент”, “Маркетинг”. Бу “Казан (Идел буе) федераль университет” ФГАОУ  ВПОда була.

Квалификацияне күтәрү курслары (120 сәгать) кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендәге белгечләр-менеджерлар һәм Q тибындагы “Эшкуарлыкны үстерү”, “Инновацияләр өлкәсендә менеджмент” кебек белем бирү программалары буенча инновацион өлкә белгечләре өчен  “Казан (Идел буе) федераль университет” ФГАОУ  ВПОда ачыла.

Президент программасы буенча уку федераль бюджет чаралары (33%), Татарстан Республикасы бюджет чаралары (33%), шулай ук оешмалар һәм гражданнарның үз чаралары (34%) хисабына финанслана.

Президент программасында катнашучы-белгечләргә  уникаль мөмкинлек тәкъдим ителә:

- эксклюзив әзерлек курсын үтү һәм һәнәри белем алу, белем алганнан соң, федераль бюджет хисабына дөньяның әйдәп баручы фирмаларында россияле яки чит ил стажировкасы үтү;

- россия һәм Татарстан Республикасы идарә кадрларының резерв кадрлар сакланган федераль мәгълүмат базасына кертелү;

- чит тел өйрәнүне камилләштерү.

Президент программасы буенча 2012/2013 елларда уку өчен бәйге рәвешендә белгечләр җыю турындагы мәгълүмат, шулай ук кандидатка таләпләр, бәйгедә катнашу өчен кирәк булган документлар исемлеген түбәндәге  сайтлардан карарга мөмкин:

- Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы сайтының  http://mert.tatar.ru “Кадр сәясәте” бүлегенең “Президент программасы” бүлекчәсендә.

- Россия Федерациясенең Россия Федерациясенең халык хуҗалыгы оешмасына идарә кадрларын әзерләү комиссиясенең Татарстан регионы бүлеге сайтында  http://www.eduman.ru.

Оешмаларның 2012/2013 елда Президент программмасы буенча укырга теләүче белгечләре документларын түбәндәге адрес буенча җибәрәләр: “Казан (Идел буе) федераль университет” ФГАОУ  ВПО (Казан шәһәре, Рахматуллин ур, 18 йорт, 43 каб).

Документлар дүшәмбедән җомгага кадәр 10:00нан 17:00га кадәр кабул ителә. Контактлар өчен тел. (843)292-05-36, 8 917 870 55 80

 e-mail:pproguk@gmail.com.

сайлап алу бәйгесендә катнашырга документлар биргән оешма белгечләре турында мәгълүматны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының кадрлар сәясәте бүлегенә түбәндәге тел. Буенча хәбәр итергә кирәк: (843) 231 -15-45,

e-mail: Galina.Golicyna@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International