Татарстан Президенты ТКХны үзгәртергә ярдәм итүче Фондның генераль директоры Константин Цицин белән очрашты

2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

БүгенТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  ТКХны үзгәртергә ярдәм итүче Фондның генераль директоры Константин Цицин белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә ТРсыПрезидентының эш кабинетында узды, әлеге очрашуда ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Һәр ике як Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауның барышы, шулай ук авария хәленләге торак йортлардан гражданнарны күчерү сораулары турында сөйләштеләр.

Исегезгә төшерәбез, ТКХны үзгәртергә ярдәм итүче Фонд, күптән түгел генә, 2011 елда ТКХны үзгәртү өлкәсендәге дәүләт программасы кысаларында, чараларны уңышлы үткәргән регионнарны әйтеп узды. Болар – Татарстан, Омск, Киров, Ярославль, Новосибирск һәм Амур өлкәләре, Алтай крае, Төньяк Осетия, Коми һәм Дагестан. Әлеге федерация субъектларының эш нәтиҗәләре буенча, аларга өстәмә рәвештә 1 млрд. сум бүлеп бирергә карар кабул ителде. Өстәмә финанслауны регионнар, капиталь ремонтка һәм авария хәлендәге йортлардан гражданнарны күчерүгә юнәлтерләр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International