“ТРсы төзүчеләр дуслыгы” ҮРО РНПда еллык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

2012 елның 18 мае, җомга

Бүген “ТРсы төзүчеләр дуслыгы”  Региональ коммерция булмаган үзен тәртипкә салучы оешманың III еллык хисап бирү-сайлауның гомуми җыелышы булды. Республиканың төзелеш тармагындагы оешма җитәкчеләре партнерлык эшчәнлегенә йомгак ясадылар, киләчәккә бурычлар турында фикер алыштылар.

Җыелышта төп доклад белән “ТРсы төзүчеләр дуслыгы” ҮРО РНПның Президенты Рим Хәлитов чыгыш ясады. Ул партнерлыкның 2009 елның гыйнварында республика Хөкүмәте инициативасы белән тармактагы проблемаларны чишүдә төзелеш комплексындагы оешмаларның тырышлыгын бергә туплап ныгыту өчен теркәлүен искәртте. Дуслыкны төзүнең төп максаты булып, Шәһәр төзү кодексы буенча капиталь төзелеш объектларын куркынычсызлык белән тәэмин итү, төзү-монтаж эшләренең сыйфатын арттыру тора. Хәзерге вакытта 1623 төзелеш оешмасы дуслык әгъзасы булып тора.

ҮРОның эшче органнары  партнерлык әгъзаларының стандартларны һәм мөстәкыйль тәртипкә салуны таләп итүне, финанс контролен үтәүләрен контрольдә тота, партнерлык әгъзаларына карата дисциплинар тәэсир итү эшләрен карыйлар.

“Дуслык формалашкан, ул эшләргә сәләтле, аның алдында зур бурычлар тора”, - диде үз чыгышында Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, 3 ел элек Хакимият тарафыннан дәүләт вәкәләтенең төзелеш комплексы оешмаларының эшчәнлеге белән идарә итүнең бер өлешен партнерлыкка бирү дөрес карар иде. “ Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Дөрес урнаштырсаң, әлеге форма яхшы нәтиҗәләр бирә. Җаваплылык юылып ташлану – бу иң зур проблема”, - диде РТ Президенты. Аның фикеренчә,партнерлыкта катнашу ҮРО әгъзаларына үз мәнфәгатьләрен саклап калырга гына ярдәм итми. Ул дисциплина һәм җаваплылыкны арттыра, төзелеш базарын тагын да бердәмрәк итәргә мөмкинлек бирә, чөнки һәи оешма җитәкчесе аның өчен партнерлык җавап бирәсен аңлый, һәм бу мораль яктан җаваплылык өсти.

Татарстан Президенты төзелеш тармагының республика икътисады өчен мөһим булуын ассызыклады. Ул искәртеп үткәнчә, 2011 ел нәтиҗәләре буенчаТРсы төзүчеләре тарафыннан гомуми суммасы 233 млрд. булырлык эш эшләнгән, ә 2010 елда 176 млрд. сум.  Хакимиятнең федераль органнарын һәм республика төзүчеләрен Татарстанда ветераннарны торак белән тәэмин итү һәм торак фондын капиталь ремонтлау федераль  программаларын уңышлы реальләштергән өчен рәхмәт әйтеп, “Бу көн саен 640 млн. сум – бик күп сан”, - диде ТРсы Президенты. Моннан тыш ул, узган ел, масштабы ягыннан моңарчы күрелмәгән ТРда балалар бакчасы төзү программасын һәм хәзерге вакытта тормышка аша торган капиталь ремонт программасын әйтеп үтте.

“ Безнең динамикалылыкны, инновационлылыкны исәпкә алганда, без югары дәрәҗәдәге белгечләргә мохтаҗбыз”, - диде ул кадрлар әзерләүнең аеруча мөһим булуын ассызыклап. Аның фикере буенча, монда төзелеш комплексы оешмалары белән һөнәри белем бирү оешмалары арасында актив диалог булырга тиеш. “ Бу өлкәдә билгеле бер прогресс бар, ләкин системалылыкка әле ерак”, - дип уйлый Р. Миңнеханов.

ТРсы Президенты төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау һәм травматизм проблемасын аерым игътибарга алды. “ Бу елның 4 ае өчендә 17 бәхетсезлек очрагы булган, шуның 7 сендә үлем очрагы теркәлгән. Минемчә, дуслык хезмәтне саклау чараларын үткәрү һәм аны прафилактикалауны актив контрольдә тотарга тиеш. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәмәү төзелеш оешмаларын ҮРОдан читләштерүгә нигез булырга тиеш”, - диде Р. Миңнеханов.

Республика төзелеш комплексының эшенә гомуми бәя биргәндә, ТР Президенты болай диде: “ Бу бик көчле тармак. Татарстанның мондый потенциалга ия булуы белән без горурланабыз. Без “Алабуга” ҮИЗ, “Танеко”, Универсиада объектлары төзибез. Принципта, безгә беркем дә кирәкми, искәрмә очракларында гына без чит ил төзүчеләрен чакырабыз. Төп эшне безнең төзелеш комплексы башкара. Безнең мондый потенциал булмаса, республика үсешенең динамикасы мондый булмас иде. Без бөтен әйберне төзи алабыз һәм бу безнең конкурентлы өстенлегебез”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International