ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министры И.Э. Фәйзуллин һәм ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М. Хәнифов Универсиада-2013 объектларын төзү барышына багышланган брифингта катнаштылар.
Брифинг видеоконференция режимында булды, анда республиканың бөтен муниципаль районнары катнашты.
ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министры И.Э. Фәйзуллин Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы үткәрү өчен 65 спорт объектын файдаланырга планлаштырылу, шуларның 30 – яңа төзелеш объектлары һәм алар Россия Федерациясе бюджеты чаралары белән финанслануы турында хәбәр итте.
И.Э. Фәйзуллин искәртүенчә, төзелеш объектларының күбесе 27 эшләнеп беткән, шулай ук берничә объектта, халыкара таләпләргә туры китереп, булган кисәтүләрне бетерү, куркынычсызлык техникасы белән тәэмин итү кысаларында объектларны кирәкле әйберләр белән тәэмин итү һәм башкалар буенча эшләр дәвам итә. Медицина үзәге һәм җәмгыять куркынычсызлык Үзәге, шулай ук Халыкара мәгълүмат Үзәге ( Универсиада авылы, Казан, Җиңү Проспекты) кебек объектларда төп эшләр башкарыла.
Министр хәбәр итүенчә, 2012 елда түбәндәге объектларда төзелеш тәмамланачак: Сыртланов урамындагы гимнастика Үзәге (май). Җиңү Проспекты, Универсиада авылы комплексы, Чистай урамындагы судагы спорт төрләре Сарае, Чистай урамындагы 45 мең тамашачы өчен төзелгән Футбол стадионы, шулай ук ишү спорт төрләре Үзәге кунакханәсе.
2013 елгы Универсиаданың үзәк спорт объекты – 45 мең тамашачы өчен төзелгән спорт объектын эшләп бетерү срогы, әле эшләнәсе эшләр күп булуга карамастан, күчерелмәячәк. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М. Хәнифов журналистларны шулай дип ышандырды. Аның сүзләренчә, проектны тормышка ашыру процессында кыенлыклар килеп чыкты, аерым алганда стадион түбәсен монтажлаганда. Түбәне җиңеләйтү өчен махсус корычтан металлоконструкция төзергә туры килде.