Бүген “Алабуга” үзенчәлекле икътисади зонада, углерод җепселләре эшкәртә торган, Россиядә иң эреләрнең берсе саналган “Алабуга –Волокно” заводының нигезенә “беренче таш” салынуның тантаналы кичәсе булды. “Алабуга” ҮИЗ территориясендә углерод җепселләре җитештерү буенча заводның көче елына 1500 тонна. Югары квалификацияле персонал өчен 250 эш урыны булдыру планлаштырыла. Заводны заманча җиһазлар белән җиһазларга планлаштыралар, монда эшләнгән композицион материаллар дөнья базарында конкурентка сәләтле булачак.
Тантанада Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов, “Росатом” Дәүләт корпорациясенең генераль директоры С.В. Кириенко, Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министры урынбасары О.Г. Савельев, “Холдинговая компания “Композит” ЯАҖ генераль директоры Л.Б. Меламед, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты. ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан тантанада министр И.Э. Фәйзуллин катнашты.
Традицион конструкцион материалларны космик, авиатөзелеш, атом сәнәгатендә, төзелештә, транспортта, энергетикада һәм башка тармакларда углеродлы композитлар белән алыштыру гомумдөнья тенденциясе, үсеп баручы дөнья базарында, кирәкле материаллар турында киң күзаллау булдырган. Шул ук вакытта икътисадның гражданлык секторында куллану өчен билгеләнгән, Россиядә җитештерелүче углерод композицион материаллар, сату базарында бөтенләй юк диярлек. Шуңа күрә космик, аватөзелеш, атом тармаклары өчен әлеге вакыйга бик мөһим. “Росатом” Дәүләт корпорациясе башлыгы С.В. Кириенко, проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән өчен, ТРсы Президенты Р.Н. Миңнехановка рәхмәт сүзләре әйтте.