Республиканың 141 мәктәбендә капиталь ремонт башланды

2012 елның 27 мае, якшәмбе

Бүген республиканың Министрлар Кабинетында РФның 21.07.2007дән №185-ФЗлы Татарстан Республикасында 2012 елда “ТРХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”гы законны тормышка ашыру, мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү һәм 2012 елда Татарстан Республикасының муниципаль оешмаларындагы “беренче медико-санитар ярдәм” сәләмәтлек саклау оешмаларын төзү, агымдагы план буенча һәм капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру  сораулары буенча видеоконференция режимында чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов алып барды, утырышта ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты, төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекцясе мәгълүматлары буенча 11 майдан алып 25 майга кадәр күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү кысаларында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуның бер очрагы да теркәлмәгән. Министр үз докладын шул мәгълүматтан башлады.

Программага туры китереп, 5,4 млн. кв. метрлы 849 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. 2012 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау Программасының күләме 4 млрд. 356 млн. 587 мең сум тәшкил итә: Фонд чаралары – 558 млн. 878 мең сум; Татарстан Республикасы бюджеты чаралары – 1 млрд. 373 млн. 131 мең сум; муниципаль оешмаларның бюджет чаралары – 1 млрд. 76 млн. 72 мең сум; үзләренең чаралары – 1 млрд. 348 млн. 506 мең сум.

25 майга УК һәм ТСЖ хисапларына барлык чыганаклардан 1 млрд. 917 млн. сум күчерелгән, әлеге сумма еллык лимитның 44% тәшкил итә. Барлык йортларда да эшләр башланган. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, 24 майга гомуми суммасы 2 млрд. 267 млн. сум булырлык эш эшләнгән, әлеге эш еллык лимитның 52% тәшкил итә. Апас муниципаль районы бирелгән лимитны тулысынча үзләштергән.

Республика Президенты Р.Н. Миңнеханов киләсе атнадан, Универсиада кунак итү маршрутына кергән йортларда эшләр башларга боерды.

Докладның икенче өлеше мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү соравына багышланган иде. 2012 елда Татарстан Республикасындагы гомуми белем бирү оешмаларында капиталь ремонт ясау программасын финанслауның гомуми лимиты 2 млрд. 204 млн. сум. Муниципаль оешмаларга 2012 елның 1 апреленә кадәр кирәкле төзелеш материалларын сатып алу өчен аванс күчерергә кирәк иде. 24 майда 42 районда подрядлы оешмаларның казна хисабына чаралар күчеререлүе мәгълүм булды.

Хәзерге вакытта капиталь ремонт 141 мәктәптә башланган.

Әлеге видеоконференциядә 2012 елда Татарстан Республикасының муниципаль оешмаларындагы “беренче медико-санитар ярдәм” сәләмәтлек саклау оешмаларын төзү, агымдагы план буенча һәм капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру  сорауы да күтәрелде.

Программаның гомуми бәясе 330 млн. сум.

Бүгегне көндә Азнакай муниципаль районының Митряево авылында беренче пилотлы модульле ФАП төзекләндерелгән. Әлмәт муниципаль районының Чупаево авылындагы икенче модульле ФАПны монтажлау бара, аны 2012 елның 8 июненә тамамлау планлаштырылган. Җитештерүче завод мәгълүматларына караганда, май ахырына кадәр алты модульле ФАП монтажга әзер була. ТРсы Сәләмәтлек саклау Министрлыгы белән берлектә, “ГИСУ РТ” ГКУ заказ бирүче һәм җитештерүче завод белән, калган 50 модульле ФАПны алып килү һәм монтажлау графигы килешенгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International