Казанда «Салават Күпере» микрорайонына хезмәт күрсәтү өчен янгын часте ачыла

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Казан шәһәренең «Салават Күпере» микрорайоны янында янгын депосы ачылачак. Ул Залесный бистәсендә Казан - Яшел Үзән трассасыннан ерак түгел, балалар тимер юлы вокзалы каршында, Лесопарковая урамы, 19 адресы буенча урнашкан.

Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Илнар Шәрипов әйткәнчә, 4 машинага каралган янгын сүндерү депосын төзү тиз темпларда башкарылган.

«Төзелеш эшләре 2018 елның көзендә башланды һәм кыска вакыт эчендә төзүчеләр тарафыннан янгын сүндерүне оештыру һәм гамәлгә ашыру, шулай ук авария-коткару эшләрен башкару өчен билгеләнгән барлык нормаларга һәм таләпләргә туры килә торган бина торгызылды», — диде ул.

Яңа янгын часте «Салават күпере» һәм Юдино бистәсен контрольдә тотачак.

Янгын сүндерү депосы беренче дәрәҗә утка чыдам бина. Ике катлы бинаның биеклеге - 6,5 метр, гомуми мәйданы 1 486,45 квадрат метр.

Территориягә төп керү юлы Залесный бистәсеннән Юдино бистәсенә кадәр алып бара торган автомобиль юлыннан уза. Янгын депосы территориясендә саклау складлары һәм өйрәнү манарасы урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International