29 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Мәскәүдә «Ватан төзелеш материаллары-2019» 20 нче юбилей махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында «Ватан төзелеш материаллары-2019: нәтиҗәләр, чакырулар, перспективалар» милли тармак форумы уза. Әлеге күргәзмәдә Татарстан Республикасыннан «Гидроинтех плюс» һәм «Ак Барс Керамик»ҖЧҖ катнаша. Предприятие өч эре завод продукциясен тәкъдим итә: Кощак кирпеч заводы, Чаллының «Камастройиндустрия» кирпеч заводы, шулай ук Казанның төзелеш материаллары комбинаты. Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин.