"BIM-технологияләр 2018» өченче Бөтенрәссәй ачык конкурсы Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм ведомство карамагындагы Иҗтимагый совет ярдәмендә үткәрелә. Конкурсның эксперт советын Иҗтимагый совет рәисе Сергей Степашин җитәкләде. Гаризалар агымдагы елның 31 мартына кадәр кабул ителә. Конкурсның төп бурычы- Рәссәйдә BIM-технологияләрне популярлаштыру, шулай ук сәнәгать һәм гражданлык төзелеше өлкәсендә мәгълүмати модельләштерүнең иң яхшы үрнәкләрен ачыклау. Конкурста Рәссәй, Казахстан, Беларусь, Венгриядән иң зур проект һәм төзелеш оешмалары, архитектура бюролары, программа белән тәэмин итүне эшләүчеләр катнаша. Гаризалар конкурсның рәсми битендә кабул ителә. Биредә катнашучылар өчен кирәкле һәм актуаль мәгълүмат урнаштырылган.