29 гыйнварда Буада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары И. Н. Насыйров катнашында гражданнарны кабул итү булды. Очрашуда Буа районында яшәүчеләрнең торак пунктларда эчәргә яраклы суның сыйфаты мәсьәләсе еш бирелә торган сорау булды. Министр урынбасары гражданнарны әлеге мәсьәләне шәхси контрольгә алды, дип ышандырды. Кабул иткәннән соң Илдус Насыйров Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камартдинов озатуында биологик чистарту корылмаларын, шулай ук шәһәрнең канализация - насос станциясен карап чыкты. 2018 елда әлеге объектларда капиталь ремонт үткәрелде.